Бүген суд хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә
Яңалыклар

Бүген суд хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә

Россиядә 5 ноябрьдә судьялар һәм суд аппаратлары хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Әлеге дата 1864 елда хәзерге заман гадел хөкеменә нигез салган суд Уставлары кабул ителүгә туры килә.

Зәй шәһәр суды коллективы Рамил Бикмиев җитәкчелегендә  көн саен йөзләгән гражданлык, административ һәм җинаять эшләрен тикшерә, район территориясендә законлылыкны тәэмин итә.

Суд хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз, гадел карарлар, сабырлык һәм катлаулы эшләрендә уңышлар телибез!


Нет комментариев