Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре өчен очрашу үткәрелде
Яңалыклар

Зәйдә махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре өчен очрашу үткәрелде

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Россия – гаиләләр гаиләсе» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләре өчен Зәйнең «Умырзая» хәләл-кафесында очрашу үткәрелде.

Экскурсияне кафеның башкаручы директоры Альберт Әюпов үткәрде. Ул «Умырзая» кафесы һәм яшелчә базасы эше, шулай ук татар милли ризыкларының тарихы һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Аннан кунаклар кулинария дәресендә катнаштылар: алар үзләре өчпочмак,  фри бәрәңгесе һәм наггетсы әзерләделәр, кухняда эшләүнең төп алымнарын үзләштерделәр. Чара җылы, гаилә атмосферасында табын артында чәй эчү белән тәмамланды.

Очрашуны оештыруда «Без бергә» психолого-педагогик ярдәм үзәге белгечләре катнашты: алар барлык катнашучылар өчен ышаныч һәм ярдәм мохитен булдырырга булыштылар.


Нет комментариев