Зәйнең “Барс” командасы футбол буенча республика беренчелеге төбәк уеннарын яхшы үткәрде
Спорт

Зәйнең “Барс” командасы футбол буенча республика беренчелеге төбәк уеннарын яхшы үткәрде

28-29 октябрьдә Актанышта 2017 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы уеннары узды.

Турнирда 12 команда катнашты, алар арасында Зәйнең “Барс” командасы да яхшы уен күрсәтте. 

“Барс” уенчылары Әлмәт һәм Баулы командаларын зур исәп аермалыгы белән җиңүгә ирештеләр һәм үз төркемендә беренче урын алдылар. Әмма финалга чыгу өчен башка төркемнең җиңүче командасы белән уенда 0гә 1 исәбе белән җиңелделәр, шул рәвешле, барслылар төбәк этабында чыгышларын тәмамлады.

  • фото спорт идарәсеннән

Нет комментариев