Зәйдә өстәл теннисы уены популяр
Спорт

Зәйдә өстәл теннисы уены популяр

Аны өлкәннәр дә, балалар да яратып уйный.

Эшче яшьләр беренчелек өчен ярышты

18 ноябрьдә Зәйнең  «Энергетик» Мәдәният сарае спорт залында «Сәламәтлек» спартакиадасы кысаларында  предприятие, оешма һәм учреждениеләр арасында өстәл теннисы буенча шәһәр беренчелеге уеннары узды.

Командалар арасындагы ярыш  нәтиҗәләре буенча ГРЭС – беренче, “Техно” заводы – икенче, физкультура, спорт, туризм идарәсе командасы – өченче, политехник көллият студентлары – дүртенче булды.  

Балаларга мастер-класс

20 ноябрьдә әлеге залда тренер-укытучы  Марат Уразманов  балалар һәм яшүсмерләр өчен өстәл теннисы буенча мастер-класс үткәрде. Балалар уен кагыйдәләрен белеп кенә калмадылар — алар мини матчлар да уйнадылар.  Чара яшьләр арасында актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән.


Нет комментариев