“Зәй-информ” җитәкчесе район башлыгы котлавын кабул итте
Яңалыклар

“Зәй-информ” җитәкчесе район башлыгы котлавын кабул итте

Бүген Зәй район башлыгы Разиф Кәримов район активы белән иртәнге җыелышны күңелле вакыйгадан башлады.

Ул “Зәй-информ” җитәкчесе Александр Исаковка район башлыгы Рәхмәт хатын тапшырды. 

Әлеге бүләк Александр Кузьмичка 50 яшьлек юбилее уңаеннан бирелде.

“Район массакүләм мәгълүмат чараларының эшчәнлеген оештырудагы хезмәтегез өчен рәхмәт. Алга таба да сәламәт булып, актив эшчәнлектә булуыгызны телим”, - диде Разиф Галиевич бүләкне тапшырып. 

Александр Исаков “Зәй-информ” оешмасын 2023 елның 1 июненнән җитәкли.


Нет комментариев