Яңалыклар

Зәйлеләрне «ЭКОлидер» бәйгесендә катнашырга чакыралар

«Экологик иминлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылучы «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар бирү тәмамлана.

Теләгәннәр соңгы бер атна эчендә документларны тапшырып өлгерергә тиешләр.

Әлеге конкурс әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иң яхшы инициативаларны ачыклауга һәм бүләкләүгә юнәлдерелгән. Әгәр дә сездә табигатьне саклау буенча  проект яки идеяләр бар икән, бу үзең турында белдерү, үз казанышларың турында сөйләү һәм «ЭКОлидер» дигән мактаулы исем алу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Үз заявкаларыгызны 1 декабрьгә кадәр түбәндәге электрон почта адресына җибәрергә мөмкин: Eco.pros@tatar.ru

Яисә Казан шәһәре, Вишневский урамы 26А йорты, 301нче кабинетка почта аша документлар җибәрергә була.  

Номинацияләр турында исегезгә төшерәбез:

- "Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр”;

- “Җирле үзидарә органнары";

- "Экологик белем бирү”;

- "Педагогик тәҗрибә һәм инициативалар”;

- "Иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар”;

- "Массакүләм мәгълүмат чаралары".

Моннан тыш, Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт инспекторы билгеләп үтеләчәк.

Конкурсның барлык нечкәлекләре һәм нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/2026.htm


Нет комментариев