Бигеш авылында уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган һәм бүгенге көндә уллары хәрби зонада булган әниләрне Аналар көне белән котлап, авыл жирлеге һәм район хакимияте тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.
Батыр уллар үстергән әниләргә — рәхмәт
Уллары илебез иминлеген саклап һәлак булган Әнисә апа Кәримова, Зинаида апа Таркина янында Бигеш авыл җирлеге башлыгы Азат Камилов, мәдәният хезмәткәре Рамилә Биктимерова, китапханәче Айгөл Маликова булып, аларга шундый батыр уллар үстергән өчен рәхмәтләрен белдерделәр, ныклык теләделәр.
Улы белән горурлана
Миләүшә Рәҗәпованың улы Илнур бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Миләүшә тормыш иптәше Илдар белән 1 кызга, 2 ир балага җан өрәләр. Ләкин тормыш иптәше Илдар гына кыска гомерле була, кечкенә уллары Илнурның тәпи киткәнен дә күрми кала. Ә Миләүшә бирешми, берничә эштә эшләп балаларны аякка бастыра. Улының бүген СВОда булуына борчылса да, ананың күңелен горурлык хисе дә били. Чыннан да, безне аның улыдай ир-егетләр сакламаса, кем яклар?!
– Аллаһка шөкер, улым белән көн саен аралашып торабыз. Таза-исән булып әйләнеп кенә кайтсын, Раббым. Көн саен иртән: “Хәерле иртә, әнием. Мин сезне яратам, сагындым”, – дигән хәбәрләрен җибәрә. Миңа шуннан артык берни кирәкми, – ди ана.
Әниләр көне уңаеннан Миләүшәне һәм Әския апа Рәҗәпованы да бәйрәм белән котлап, күчтәнәчләр тапшырдылар.
Нет комментариев