Күптән түгел Мөслим районының Метрәй авылы урманында чын мәгънәсендә тиңдәшсез каһарманлык мәйданы — «Егет без» чишмә комплексы һәм ачык һавадагы хәрби музей-күргәзмә ачылды.
Меңнән артык волонтер - бер хәтер
Игелекле эш меңнән артык волонтерны берләштерде. Волонтерлар тырышлыгы белән Метрәй авылыннан ерак түгел, табигать кочагында, махсус хәрби операциядәге егетләргә багышланган истәлек урыны барлыкка килде.
Бу урын гадәти чишмә генә түгел. Биредә махсус хәрби операциядәге егетләрнең яшәү-көнкүрешен чагылдырган үзенчәлекле почмак булдырылган. Аның үзәгендә – блиндаж. Блиндаж эчендә солдатларның көнкүрешен күзалларга мөмкинлек бирүче йокы бүлмәсе бар. Территориядә мунча, намаз уку өчен бүлмә һәм ашханә дә ясалган. Янәшәдә генә челтерәп чишмә дә ага.
Мәңгегә хәтердә калачак исемнәр
Чишмә ачу чарасына Татарстанның бик күп районнарыннан волонтерлар килгән иде. Зәйдән анда Аксар авылыннан Рушат Зиннәтов катнашты. “Егет без” чишмәсенә бару юлында махсус хәрби операциядә һәлак булган Аксар егетләренең дә исемнәре язылган истәлек тактасы урнаштырылган. Эдуард Садыйков, Айнур Хәйруллин, Илназ Мингалин, Раушан Кәрамов, Данияр Яхинның исемнәре батырлыклары турында сөйләп, мәңгегә уелган.
Чарада катнашучылар һәр елны 6 сентябрьдә “Егет без” чишмәсе янында җыелып, илебезнең азатлыгы, безнең тыныч күк йөзе сагында торган егетләрне искә алырга сүз куешты.
- Фотолар Рушат Зиннәтовтан һәм Мөслим районы газетасы сайтыннан.
Нет комментариев