Зәйдә яшәүче хатын-кыз интернет-кибеттән үтүк сатып алган һәм аннан су агуы ачыкланган.
Дефектлы үтүк сатып алганда акчаны ничек кайтарырга икәнен ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгече Эльвира Милочкина аңлата.
Нәрсә таләп итәргә мөмкин?
“Кулланучылар хокукларын яклау турында" Закон нигезендә, сатып алучының сайлау мөмкинлеге бар. Ул түбәндәгеләрне таләп итәргә мөмкин:
• акчаны кире кайтару;
• товарны алмаштыру (бәясен яңадан исәпләп, шул ук яки башка товарга);
• җитешсезлекләрне түләүсез бетерү йә ремонт чыгымнарын компенсацияләү;
• бәяләрне чагыштырмача киметү.
Адымлы план
1. Проблеманы теркәгез. Дефектның фотосурәтләрен һәм видеосын ясагыз. Чек, төргәк, инструкция һәм башка документларны саклагыз - бу эшне бик нык гадиләштерәчәк.
2. Дәгъва хаты языгыз. Бу – төп адым. Документны ике нөсхәдә төзү яхшырак: икенчесендә кабул итү турында тамга (дата, имза, хезмәткәрнең ФИО) булырга тиеш, яисә аны исемлек һәм тапшыру турында хәбәрнамә белән заказлы хат белән җибәрегез. Дефектны төгәл тасвирлагыз һәм теләгән карарны күрсәтегез ("килешүне өзүегезне һәм акчаны кайтаруыгызны сорыйм”, “товарны алмаштыруыгызны сорыйм" һ.б.). Закон буенча сатучының таләпне канәгатьләндерү өчен 10 көне бар.
3. Әгәр җавап юк яки ул тискәре икән – судка мөрәҗәгать итегез. Шул ук вакытта өстәмә рәвештә неустойка, компенсация таләп итәргә мөмкин.
Бу мөһим
Сүз товар тапшырылганчы яки моңа кадәр булган сәбәпләр аркасында барлыкка килгән җитешсезлекләр турында бара. Әгәр кибет сез үзегез үтүкне зарарлагансыз дип белдерсә, ул моны исбатларга тиеш (мәсәлән, экспертиза аша).
Дәгъва төзү буенча консультация сорап ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була.
Нет комментариев