Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов «Подписка бүләк ит » хәйрия акциясе кысаларында социаль ярдәмгә мохтаҗларны ярты елга район газеталарына яздырды.
Әлеге акцияне «Зәй-информ» редакциясе һәр ярты ел саен үткәрә. Ринат Фазылов исә анда даими катнаша. Хәзер дә ул 2027 елның беренче яртыеллыгына Зәйнең мөмкинлекләре чикләнгән 30 кешесенә "Зәй офыклары" һәм «Новый Зай» район газеталарын бүләк итте.
Күпләр өчен газета — яңалыклар чыганагы гына түгел, ә дөньяга тәрәзә, туган ягында яшәүче бөтен нәрсәдән хәбәрдар булып яшәү. Газеталар аша җирле хакимият карарлары, якташлар язмышы, авыл бәйрәмнәре, спорт һәм мәдәни чаралар, мөһим белдерүләр белән танышып барырга мөмкин. Ринат Фазылов зәйлеләргә актив тормыш позициясе белән күптән таныш, аның игелекле эшләре газеталар битендә еш яктыртыла.
"Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен район газетасы-еш кына аны районның зур тормышы белән бәйләүче бердәнбер җеп. Җыелышка, авыл клубына, күршегә үзең барып җитә алмаганда, газета сиңа үзе килә: кешеләр, бәйрәмнәр, төрле мөһим яңалыклар турында сөйли. Шуңа күрә мин акцияне хуплыйм һәм кушылам», — диде Ринат Фазылов.
Нет комментариев