Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе каршында эшләүче «Яшьтәш» клубы эшчәнлеге кысаларында 6 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучылары өчен Зәй районының танылган кондитеры Гүзәл Хәсбәтуллина белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу булды.
"Яшьтәш" клубының максаты — мәктәп укучыларына һөнәрләрнең күптөрлелеген аңларга һәм үз һөнәрен тапкан кешеләр белән танышырга ярдәм итү. Гүзәл Хәсбәтуллина һөнәр иясе генә түгел, ә үзе яраткан хезмәткә күңелен салган осталарның берсе: аның десертлары бәйрәмнәрнең бизәгенә әверелә һәм эчкерсез соклану уята. Кондитер һөнәре — шатлык бүләк итү сәнгате ул: һәр десерт артында төгәл исәпләүләр, технологияләрне белү, сабырлык һәм иҗади караш тора.
Укулардан — гамәлгә: балалар үз куллары белән шедевр иҗат итте
-Очрашуда балалар десерт ясауның серләрен, кондитерның көндәлек хезмәте нәрсәдән барлыкка килүен һәм бу һөнәрдә нинди күнекмәләр аеруча мөһим булуын белеп кенә калмадылар — алар үзләре вакытлыча кондитер булдылар һәм үзләренең уникаль шедеврларын булдырдылар. Останың сизгер җитәкчелегендә мәктәп укучылары мини торт ясауның барлык этапларын уздылар һәм һәр процесста актив катнаштылар,- ди китапханәче Алсу Шаһабиева.
Балалар очрашу барышында бисквит камыры да әзерләделәр, әзер катламнарны эчлек белән аралаштырып өйделәр — шулай адым саен аларның үз кечкенә шедевры туды. Һәр яңа этаптан балаларның кәефе күтәрелә һәм иҗади идеясе арта гына барды. Соңыннан тортны бизәкләүдә һәркем үзенең мини тортын нәкъ үзе теләгәнчә бизәп, фантазия күрсәтте. Очрашу ахырында балалар Гүзәл Хәсбәтуллинага рәхмәтләрен һәм соклануларын җиткерделәр, тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм үзләренең иҗаты турында горурланып сөйләделәр. Ә иң мөһиме — алар үз тәҗрибәләрендә гади адымнардан һәм игътибарлы эштән чын кечкенә сәнгать әсәре тууын аңладылар.
Нет комментариев