20 ноябрьдә «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Зәй бүлекчәсе җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсендә бушлай юридик ярдәм күрсәтүнең Бөтенроссия бердәм көне үткәрелде.
Чара «Россия юристлары ассоциациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылды.
Шәһәр һәм район халкы төрле сораулар - гражданлык, гаилә, хезмәт, торак, җир һәм мирас хокуклары, шулай ук пенсия һәм социаль тәэминат мәсьәләләре буенча.бушлай консультацияләр ала алды.
Кабул итүне профильле белгечләр алып барды:
• Татарстан Республикасы буенча Россия Социаль фонды бүлекчәсе вәкиле;
• Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе;
• нотариус;
• «БТИ РТ» АҖнең Зәй бүлекчәсе җитәкчесе;
• адвокат.
- Фото "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлегеннән.
Нет комментариев