Зәй политехника көллияте студенты Полина Попивненко Казанда узган «Ел казанышы-2026» республика премиясендә уку йортын тәкъдим итте. Ул «Ел старостасы» номинациясендә катнашты.
Бәйге ике этаптан торды.
Беренчесе – үзиреклелек. Катнашучылар портфолиоларын якладылар һәм жюри сорауларына җавап бирделәр. Полина староста эше, шулай ук "Ратник" хәрби-спорт клубы эшчәнлеге турында сөйләде: клуб аның инициативасы белән оештырылган һәм ул яшьләрне патриотик тәрбияләү эшендә катнаша..
Икенче этап – "идарәчелек көрәше" дип аталган. Бу катлаулы хәлләрне модельләштерү: лидерлык сыйфатларын, үз позициясен нигезли белү һәм компромисслар таба алуны тикшерү кирәк иде.
Полина ике этапка да уңышлы чыкты, үзенә ышануын, инициативалы булуын һәм үз фикерен яклау сәләтен күрсәтте.
Полина политехнка көллиятендә 4нче курста "Хокук саклау эшчәнлеге" белгечлеге буенча белем ала. Без аңа ирешкәннәре белән генә чикләнмәскә һәм яңа проектларны тормышка ашыруын телибез.
Фото көллияттән.
Нет комментариев