Зәй каратэчылары уңышлары белән сөендерә
Спорт

Зәй каратэчылары уңышлары белән сөендерә

3-4 октябрьдә Новосибирскийда каратэ-киокусинкай буенча «Андрей Якутов истәлегенә 34нче мемориал» Халыкара ярышлары узды

Турнирда дөньяның 15 иленнән һәм Россия Федерациясенең 34 төбәгеннән 1300 спортчы катнашты. Дәрәҗәле турнирда Зәйдән  тренер-укытучылар Владимир һәм Алексей Ревиннар шәкертләре Татарстан Республикасы җыелма командасы исеменнән чыгыш ясады.

Егор - дүртенче тапкыр ярышлар җиңүчесе

Өлкән яшь категориясендә чыгыш ясаучы Ревин Егор искиткеч осталык һәм психологик тотрыклылык күрсәтте, ике алтын медаль яулап, ярышларның абсолют җиңүчесе булды: «ката» дисциплинасында (техник комплекс) - 1 урын, «кумитэ» дисциплинасында (ирекле көрәш) - 1 урын. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Егор өчен бу җиңү аерым әһәмияткә ия. Яшь каратист «Андрей Якутов Мемориалы» Халыкара ярышларында дүрт тапкыр җиңүче булып тора, бу аның әлеге ярышлар тарихында иң тотрыклы һәм титуллы спортчы статусын раслый.  

Кызлар булдыра

Турнирның бронза медальләре дә Зәйгә җибәрелде. Ихинданова Умукурсум пьедесталның өченче баскычына күтәрелеп, югары дәрәҗәдә әзерлек һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Яшь спортчы Филиппова Полина өчен бу халыкара старт карьерасында беренче булды, ләкин ул инде үзен таныта алды, үз категориясендә Зәй каратэчыларының халыкара дәрәҗәдә уңышы-бу системалы эшнең һәм сыйфатлы әзерлекнең  нәтиҗәсе.


Нет комментариев