Бер күрешү — үзе бер гомер: 4нче мәктәптә истәлекле очрашу
Яңалыклар

Бер күрешү — үзе бер гомер: 4нче мәктәптә истәлекле очрашу

Көзге уңышларны җыйгач, әбиләр чуагы башлангач, матур бәйрәм - Өлкәннәр көнен каршы алабыз

Шундый бәйрәмдә мин дә катнашып, яшь чакларымны искә төшереп кайттым әле. Бер яшьлектә, бер картлыкта диеп, рәхәтләнеп мул өстәлләр артында туйганчы фикер алыштык.

Гомеремнең 30 елын 4нче мәктәпкә багышладым. Укучыларымны, хезмәтемне  яраттым, татар телен, гарәп телен   өйрәттем.

Бу көнне 4нче мәктәпнең актлар залы бәйрәмчә бизәлгән иде. Укучылар, мәктәп коллективы гомерләрен балаларга белем биргән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветеран-укытучыларны җылы каршыладылар. Укытучылар һәм укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, вальс биеп, безнең күңелләрне күтәрделәр.

Рәшидә Җиһаншина фотосы, өлкәннәрне хөрмәтләү
Рәшидә Җиһаншина фотосы, өлкәннәрне хөрмәтләү

Өлкән буын укытучыларын яңа директор Лидия Кириллова котлады. Укытучылардан Альбина Ларина, Наталья Йосыпова мәктәпнең уңышлары белән таныштырдылар.

Без - лаеклы ялдагы укытучылар яшь чакларны искә төшердек, ничек дус һәм тату бердәм булып эшләгән чакларны сагынып искә алдык. Арабызда булмаган укытучыларны да искә алдык. Бер күрешү - үзе бер гомер дигәндәй, рәхмәтләр әйтеп,  тагын очрашулар насыйп булсын дип таралыштык.

Рәшидә Җиһаншина.


Нет комментариев