Зәй районы эчке эшләр бүлегендә узган атнада мошенниклык һәм МАХ мессенджерын «вату» очраклары теркәлгән
Полиция хезмәткәрләре җинаять фактлары буенча эш алып бара, оператив эзләү чаралары үткәрелә.
28 сентябрьдә бүлеккә Зәйдә яшәүче 45 яшьлек хатын-кыздан гариза кергән. 8 сентябрьдән 25 сентябрьгә кадәр аңа билгесез кеше кыйммәтле металларда акча эшләргә тәкъдим итеп, 99400 сум акчасын урлаган.
1 октябрьдә полиция хезмәткәрләренә 69 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итә. Аның МАХ мессенджерын “ватып”, 30 мең сум акча сорыйлар. Зыян күргән хатын-кыз әлеге суммада акчаны билгесез счетка күчерә.
“Мошенниклык фактлары буенча җинаять эшләре ачылды, аларны кылучыларны ачыклау буенча оператив-эзләү чаралары үтәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.
Шул ук көнне МАХ мессенджерын “ватулар”ның зур дулкыны теркәлгән. Полициягә шәһәр һәм районның 9 гражданы мөрәҗәгать иткән. Мошенниклар билгеле сылтама буенча узарга һәм тавыш бирүне сораганнар, нәтиҗәдә мессенджерларны “вату” гамәлгә ашырылган.
Нет комментариев