Яңалыклар

Зәйдә бер атнада руль артына алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүче тоткарланган

28 сентябрь – 4 октябрьдә район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 98 хәбәр һәм гариза кергән

Теркәлгән җинаятьләр арасында кыйнау, урлашу, мошенниклык, МАХ мессенджерын “вату”  очраклары бар. 

Бу чорда шәһәр-районда 14 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәхеткә, аларда сәламәтлегенә зыян килүчеләр һәм үлүчеләр юк.

Узган атнада юл инспекторлары руль артына  алкоголь кулланып утырган дүрт машина йөртүчене туктаткан. Аларга карата административ эш ачылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 73 очрагы теркәлгән.

Юлларда игътибарлы булыйк! Юллар ашыгуны, хәмер кулланып руль артына утыруны гафу итми. Беркайчан да шуны исебездән чыгармыйк!


Нет комментариев