Зәй каратэчылары лагерьда ял итә
Бу ял аларның яңа сезон ярышларга әзерлек этабы да булып тора.
«Йолдызлык» лагеренда бу көннәрдә 35 каратист тренерлары Алексей Ревин җитәкчелегендә ял итә. Тренировкалардан тыш, балалар гадәти лагерь тормышы белән яшиләр, лагерьда узучы чараларда актив катнашалар. Алар корпусларда яшиләр.
-"Йолдызлык"та көчле база булдырылган. Без инде биредә 14 ел ял итәбез. Киокусинкай-каратэ түгәрәгенә йөрүчеләрдән иң көчле спортчылар физик яктан әзерлекләрен ныгыталар, үстерәләр. Балаларга биредә бик ошый, бик теләп киләләр, — ди Алексей Ревин.
Тренировкалар һава торышының нинди булуына карамастан, ачык һавада үтә. Без килгәндә, яңгыр пыскаклап тора иде.
-Каратэ — ул физик яктан көчлеләр өчен, моңдый һава шартлары астында шөгыльләнү спортчыларны чыныктыра гына. Үзебезне физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгытабыз, — ди Алексей Владимирович.
Ял итүчеләр арасында XI сыйныфка барачак Виталий Бочкарев та бар. Ул — киокусинкай-каратэ буенча ике мәртәбә Европа призеры, өч мәртәбә Россия һәм Татарстан чемпионы, биш мәртәбә Идел буе федераль округы чемпионы. Быел Виталий лагерьда соңгы елын ял итә.
-Без "Йолдызлык"ка ял итәргә бик теләп киләбез. Лагерьда узучы барлык чараларда актив катнашабыз. Тренировкалар да бик яхшы уза. Шул рәвешле үзебезне алда торган ярышларга да әзерлибез, ял да итәбез, — ди егет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев