26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр республикада, шул исәптән Зәй районы территориясендәге юлларда балаларның юл-транспорт травматизмын киметүгә юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы узачак.
2026 елның 9 аенда республика юлларында 358 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 бала һәлак булган һәм 381е яраланган.
Балаларны транспортта йөрткәндә аварияләр белән бәйле вазгыять аеруча борчу тудыра. Ел башыннан бирле 13 пассажир-бала һәлак булган. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вазгыять кискенләшү сәбәпле, балалар күпләп була торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү чаралары узачак.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләргә дә игътибарлы булачак. Аларның юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, гражданнарның «Ата-аналар патруле» инициатив төркемнәре, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәкләр. Хокук бозулар турындагы мәгълүмат җәяүлеләр белән алга таба профилактик эшләү өчен уку урыннары буенча тапшырылачак.
Шулай ук полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда да узачак.
Якты көн кыскарган шартларда, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл ситуацияләренә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра.
Нет комментариев