Зәйдә мәңгелек «кирпеч» сатып алырга тәкъдим итәләр
Яңалыклар

Зәйдә мәңгелек «кирпеч» сатып алырга тәкъдим итәләр

Зәйнең 35нче кварталында Изге Макарий храмы төзелеше туктатылды: приходның акчасы бетте.

Стеналар торгызылган, әмма түбә һәм гөмбәз ачык һавада кала һәм  яңгырлар  башкарылган эшкә  зыян китерергә мөмкин.

Төзелешне коткару өчен  “исемле кирпеч" акциясе тәкъдим ителә. 5 мең сумга иганәче исемен чиркәү стенасындагы кирпечкә  язалар һәм алар исеменә   гыйбадәтханәдә һәр  литургиядә гыйбадәт кылачаклар.

"Исемле кирпечне исем бәйрәменә бүләк итеп тә ясап була. Халык, Аллага шөкер, ярдәм  итә. Барыгызга да зур рәхмәт”, -  ди храм хезмәткәре Зинаида Иванова. 

Ә исемле кирпеч өчен таныклыкны чиркәү кибетендә сатып алырга мөмкин.


Нет комментариев