Зәйдә салкын тидереп авыру очраклары кискенлеге күзәтелми
Сәламәтлек

Зәйдә салкын тидереп авыру очраклары кискенлеге күзәтелми

Кискен респиратор вируслы инфекция, грипп белән авыру очраклары турында инде үзәк массакүләм мәгълүмат чараларында сөйли башладылар

Зәй районында әле бу уңайдан хәл тотрыклы. 

Санитар эпедимиология үзәге мәгълүмате буенча районда кискен респиратор вируслы инфекция белән авыруның 47 очрагы теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда күпкә ким. Грипп диагнозы куелучылар юк. 

Шуңа да табиблар, авырулар кискен күтәрелеп киткәнче вакцинация ясатырга өнди. Бу инфекция йоктырган очракта да авыруны җиңел кичерергә мөмкинлек бирә, диләр белгечләр.


Нет комментариев