Әлеге мәктәп колллективы өч ел инде махсус хәрби операция зонасына окоп шәмнәре ясый. Шул вакыт эчендә фронтка 5800гә якын окоп шәме ясап озатканнар
Салкыннар башланды, сугышчылардан окоп шәмнәренә заявкалар күп килә. Солдатларыбызга җылыныр, ризык җылытыр өчен кирәк ул окоп шәмнәре.
Мондый шәмнәр озак вакыт янарга сәләтле, дымланмыйлар, җилдә сүнмиләр. Кулдан ясалган шәмнең җылысы да күбрәк, солдатлар бу шәмнәр белән тимер мичтә ризык әзерли, юеш киемнәрен киптерә ала.
Югары Мәлем мәктәбе укучылары укытучылары Разин Абзалов җитәкчелегендә бу көннәрдә алгы сызыкка окоп шәмнәренең яңа партиясен әзерләп җибәрделәр.
Окоп шәмнәре ясау өчен алар кукуруз, яшел борчак, балык консерваларыннан бушаган банкаларны юып киптерә. Калай банкаларның читләрен бөкләп, кулны җәрәхәтләмәслек итеп шомарта. Аннары берәүләр калын кәгазь битләрен тасма итеп кисә, ә икенчеләр шәм өчен филтә ясап, банкаларга урнаштыра, өлкәнрәкләре эретелгән парафинны банкаларга сала.
Коллектив калай банкалар белән ярдәм итүче элекке укучылары Ләйсән Тихоновага рәхмәтләрен җиткерә. Ләйсән Николаевна Казан шәһәрендә яшәсә дә, ярдәм итеп килә: бу көннәрдә 100 калай банка җибәргән мәктәпкә.
Укучылар окоп шәмнәренең безнең сугышчыларга ярдәм итәчәген яхшы аңлый.
“Балалар кулы белән ясалган шәмнәр, күңел җылысы символы буларак, һәр солдатны җылытыр дип өметләнәбез!” – ди мәктәп коллективы.
Фотолар мәктәптән.
Нет комментариев