40ка якын булачак әниләр шәһәрнең «Энергетик» Мәдәният сараена йөклелеккә, ана булуга һәм гаиләгә ярдәм итүгә багышланган очрашуга җыелды
Иҗат һәм файдалы очрашулар
Чара яшьләр эшләре идарәсе хезмәткәрләре үткәргән иҗади мастер-класстан башланды. Катнашучылар чынаяк, шәмдәлләр яки сумканы матур бизәкләр төшереп ясадылар. Әзер эшләрне булачак әниләр үзләре белән истәлеккә алып киттеләр. Мастер-класстан соң кунаклар өчен «Энергетик» Мәдәният сарае хезмәткәрләре концерт программасы тәкъдим итте. Бүгенге көндә Зәй районы үзәк дәваханәсендә йөклелек буенча 93 хатын-кыз исәптә тора.
Зәй үзәк дәваханә баш табибы Айдар Фатыйхов очрашуда катнашучыларны котлады һәм баланы көтү чоры аерым игътибар һәм ярдәм таләп итүен билгеләп үтте.
"Йөклелек-хатын-кыз тормышында кайгыртучанлык һәм игътибар таләп итә торган үзенчәлекле чор. Без булачак әниләрнең һәрберсенең медицина хезмәткәрләре һәм якыннарының ярдәмен тоюын телибез. Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм имин йөклелек, ә балаларыгызга сәламәт булып туып, мәхәббәт һәм кайгыртучанлыкта үсүләрен телим”, — диде Айдар Фатыйхов.
Булачак әниләргә дәваханәнең акушерлык бүлеге мөдире Виталий Егоров та мөрәҗәгать итте.
"Әни-ул һәр тормышта төп сүз. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телим, балаларыгыз мәхәббәттә һәм кайгыртуда тусын. Йөклелек җиңел һәм уңышлы узсын. Без сезне йөклелек дәвамында кайгыртабыз", - дип теләде ул.
Гаиләгә һәм булачак әниләргә ярдәм
Очрашуның аерым өлеше социаль ярдәм чараларына багышланган иде. «Россиядә эш» кадрлар үзәге, Россия Социаль фонды һәм башка оешмалар белгечләре гаиләләрнең йөклелек вакытында һәм бала туганнан соң файдалана алырлык мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Катнашучыларга яшь ата-аналар өчен нинди түләүләр һәм пособиеләр каралуы, шулай ук сабый туганнан соң нинди документлар рәсмиләштерелүе аңлатылды.
«Россиядә эш» үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева «Кадрлар» илкүләм проектының мөмкинлекләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, декрет ялында булган хатын-кызлар, шулай ук җиде яшькә кадәр балалар тәрбияләүче эшләмәүче әниләр кирәкле юнәлешләр буенча бушлай белем ала ала. 300дән артык программа бар, алар арасына IT, дизайн, бухгалтерия һәм ясалма интеллект белән эшләргә өйрәтү дә кертелгән. Дәресләр нигездә онлайн уза, шуңа күрә өйдән укырга мөмкин.
Россия социаль фонды вәкиле гаиләләргә бирелә торган пособиеләр һәм түләүләр турында сөйләде. Аерым алганда, сүз йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр, бала туганда бер тапкыр түләү һәм башка ярдәм чаралары турында барды. Белгеч шулай ук искә төшергәнчә, яңа туган балага СНИЛС һәм ана капиталына сертификат рәсмиләштерү хәзер проактив режимда бара — ЗАГС органнарыннан белешмәләр алганнан соң гаиләгә аерым гариза бирү таләп ителми.
Очрашудан соң кайгырту бетми
Катнашучыларга шулай ук психологик ярдәм мөмкинлекләре турында сөйләделәр. «Радость» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре булачак әниләрне җомга көнне узачак психологик тренингка чакырды. Мондый очрашулар хатын-кызларга кичерешләрен яхшырак җиңәргә, бала туганнан соң үзгәрешләргә әзерләнергә һәм белгечләрдән ярдәм алырга мөмкинлек бирә.
Йөкле хатыннар көне елга ике тапкыр — 7 апрельдә һәм 7 октябрьдә үткәрелә. Зәйдә очрашу булачак әниләрне котлау гына түгел, аларга медицина, социаль һәм психологик ярдәм турында да файдалы мәгълүмат бирү мөмкинлеге булды. Катнашучыларның берсе дә бүләксез китмәде: булачак әниләргә спорт идарәсеннән бассейнга абонементлар һәм “Умиление” гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау үзәге коммерцияле булмаган автоном оешмасыннан яңа туган балалар өчен файдалы кирәк-яраклар тапшырылды.
Нет комментариев