6 октябрьдәЗәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханәсе татар әдәбияты бүлегендә «Сөмбелә» клубында өлкәннәр ункөнлегенә багышланган «Кадерле сез! Хөрмәтле сез! » дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте
Китапханә хезмәткәрләре чарага килгән өлкән буын вәкилләрен шушы матур бәйрәм белән котлады, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, татар шагыйрьләренең шигырьләрен укыды. Кунаклар яшьлек җырларын искә төшерде, төрле уеннар һәм бәйгеләрдә катнаштылар.
Кичә чәй табыны артында матур гапләшү белән тәмамланды.
- фотолар үзәк китапханәдән
Нет комментариев