Зәйдә педагоглар бүләкләнде
Яңалыклар

Зәйдә педагоглар бүләкләнде

Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният Сараенда узган педагогларны хөрмәтләү тантанасында күп кенә мәгариф тармагы хезмәткәрләре дәүләт һәм район хакимияте бүләкләре алдылар. Аларны район башлыгы Разиф Кәримов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Розалия Сәхәбетдинова, мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова тәбрикләделәр

Мәгариф отличниклары

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы боерыгы белән белем бирүдәге  казанышлары, күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур хезмәтләре өчен «Мәгариф отличнигы» билгесе белән түбәндәгеләр бүләкләнде:

татар гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Әхмәтвәлиева, 6 нчы мәктәпнең музыка укытучысы Энзилә Нигъмәтҗанова, 7нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия Петрова, татар гимназиясенең физик культура укытучысы Фәния Черкасова.

Остазлар

«Мактаулы остаз» күкрәк билгесе белән «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Зания Закирова бүләкләнде.Мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик бүлеге методисты Рәзилә Рамазанова «Һөнәргә тугрылык өчен» күкрәк билгесен алды.

Шулай ук,  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән яшь буынга белем бирү һәм тәрбия бирү системасына керткән зур өлеше һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Мактаулы остаз» билгесе белән Бохарай мәктәбенең математика һәм физика укытучысы Надежда Барынина, 1нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Будилкина, «Миләшкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Гимаева, Төги мәктәбенең география укытучысы Раиса Казакова, «Энҗе» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Можарова.

 Якты Күл мәктәбе директоры Гөлүсә Мохтарова, «Алтынчәч» балалар бакчасы тәрбиячесе Лариса Мөхетдинова, «Каенкай» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Вера Саутина, Түбән Биш мәктәбе тәрбиячесе Зөлфия Хәйруллина, 4нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга  Храмкова, «Кояшкай» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Гөлзирә Шәйхетдинова, 6нчы мәктәпнең химия укытучысы Наталия Шакирова бүләкләнделәр.

Мәдәни мирасны саклаучылар

«Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесенә  «Уймак кыз» балалар бакчасы тәрбиячесе Раиса Герасимова, «Кояшкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Венера Демахина, «Зәңгәр чәчәк» балалар бакчасы тәрбиячесе Светлана Исштанова,  7нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ольга Карманова, 1нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Молокова, «Алтынчәч» балалар бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина, Бигеш мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Хәмис Нигъмәтуллин, 5нче мәктәпнең технология һәм сынлы сәнгать укытучысы Илмира Нуруллина, балалар иҗат йортының  өстәмә белем бирү педагогы Ольга Политова, Кадер мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Роза Семенова, Чыбыклы мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рамилә Хәбибуллина, Түбән Биш мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлназ Хәлиуллина, 7нче мәктәпнең чит телләр укытучысы Эльвира Ханнанова, «Теремкәй» балалар бакчасы тәрбиячесе Илсөяр Шәяхмәтова ия булдылар.

Бүләкләр-яшь педагогларга

«Яшь мөгаллим» күкрәк билгесе белән «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе Айгөл Миңнехуҗина, 7нче мәктәпнең хезмәт (технология) укытучысы Ринат Хәлиуллин бүләкләнде.

Шулай ук 11 педагог район башлыгының Мактау грамоталары алды, 17 педагог район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде, 14 педагог мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Моннан тыш, «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат коллективлары педагоглар өчен матур концерт программасы тәкъдим итте.


Нет комментариев