Райондагы җинаятьләр: стенд урлаганнар, автомобильгә зыян салганнар
Җәмгыять һәм кеше

Райондагы җинаятьләр: стенд урлаганнар, автомобильгә зыян салганнар

Полиция хәбәр итә: урлашу очрагы һәм тоткарлаулар

29 сентябрьдә район эчке эшләр бүлегенә Зәйдә яшәүче 42 яшьлек ир-аттан гариза керә. Ул 15-28 сентябрь аралыгында Якты Күл авылыннан мәгълүмат стендын урлаулары турында хәбәр итә. Килгән матди зыян күләме 13 мең сум дип билгеләнә. 

“Урлашу очрагы буенча әлеге җинаятьне кылучыны ачыклау буенча оператив эзләү чаралары үткәрелә”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.

Шулай ук узган атнада район эчке эшләр бүлегендә милеккә зыян салу очрагы теркәлгән. 

2 октябрьдә бүлеккә 44 яшьлек Зәйдә яшәүче ир-ат мөрәҗәгать итә. Ул танышының аның тәненә сугуы, шулай ук автомобиленә зыян салуы турында хәбәр итә. 

“Эзләү оператив төркем хезмәткәрләре тарафыннан әлеге җинаятьтә гаепләнеп, районның бер авылында яшәүче 41 яшьлек ир-ат тоткарланды. Аңа карата РФ Административ хокук бозулар кодексы буенча протокол төзелде. Җинаятьтә гаепләнүче тоткарланган затларны тоту өчен махсус бинага урнаштырылды. Автомобильгә зыян салган өчен  РФ Җинаять кодексы буенча җинаять эше ачылды”, - дип хәбәр итәләр полиция бүлегеннән.


Нет комментариев