Сәламәтлек

Зәй район үзәк дәваханәсе педиатры балаларда сәламәт гадәтләр формалаштыру турында сөйләде

31 августтан 6 сентябрьгә кадәр балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерү атналыгы уза

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләве буенча, сәламәтлек — авыруларның булмавы гына түгел, ә физик, рухи һәм социаль иминлек торышы да ул. Шуңа күрә баланың сәламәтлеге турында кайгырту комплекслы булырга тиеш, дип билгели район үзәк дәваханәсе табиб-педиатры Григорий Абрамов.

Табиб Григорий Абрамов балалар саулыгын   кайгыртырга чакыра

- Сәламәтлек запасы бик яшьтән үк формалаша. Нәкъ менә балачакта  яшәү рәвешенең бер өлешенә әверелә торган гадәтләр урнаша. Монда ата — ана үрнәге һәм гаиләдәге атмосфера зур роль уйный, - дип билгеләп үтә балалар табибы Григорий  Абрамов.

Баланың сәламәт яшәү рәвешен рациональ туклану, тулы канлы йокы, җитәрлек физик активлык, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, авыруларны профилактикалау һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту тәшкил итә.

Йокы һәм хәрәкәт — сәламәтлекнең мөһим өлеше

Тулы канлы йокы балага организмны торгызу, нормаль үсү һәм нерв системасы үсеше өчен кирәк. Йокының озынлыгы яшькә бәйле, әмма һәрхәлдә көн режимын саклау мөһим.

Бу бигрәк тә мәктәп укучылары өчен актуаль. Уку елы башланганнан соң балаларга йөкләнеш сизелерлек арта, шуңа күрә ата-аналарга баланың өй эшләрен башкарып кына калмыйча, ял итү өчен дә җитәрлек вакыты булуын күзәтергә кирәк.

Физик активлык та мөһим. Саф һавада йөрү, актив уеннар, спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытырга, чыдамлыкны үстерергә һәм яхшы эмоциональ халәт сакларга ярдәм итә.

Ирина Смирнова фотосы, актив балалар
Ирина Смирнова фотосы, актив балалар

Гигиена һәм авыруларны профилактикалау

Кечкенәдән балаларда шәхси гигиена күнекмәләрен формалаштырырга кирәк. Кулларны даими юу, авыз куышлыгын карау, тән, кием һәм торак бинаның чисталыгы күп авырулар куркынычын киметергә ярдәм итә.

Шулай ук даими рәвештә бүлмәләрне җилләтү, дымлы җыештыру һәм өйдә уңайлы микроклимат саклау мөһим.

Авыруларны профилактикалауга аерым игътибар бирергә кирәк. Вакцинация, профилактик тикшерүләр һәм табибка вакытында мөрәҗәгать итү сәламәтлек белән бәйле күп кенә җитди проблемалар үсешен кисәтергә мөмкинлек бирә.

Ата-аналарның шәхси үрнәге

Сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда төп факторларның берсе-өлкәннәр үрнәге. Бала ата-анасының үз-үзен тотышын күзәтә һәм еш кына аларның гадәтләрен үзләштерә.

Балаларны тәмәке төтененнән һәм гаиләдә алкоголь кулланудан саклау аеруча мөһим. Өлкәннәрнең зарарлы гадәтләре бала сәламәтлегенә тискәре йогынты ясап кына калмый, киләчәктә дә үрнәк булырга мөмкин.

Бала үзенең сәламәтлеге турында никадәр иртәрәк кайгыртырга өйрәнсә, аны озак елларга саклап калу мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк.


Нет комментариев