Мәдәният һәм сәнгать

Зәйдә үзенчәлекле җанлы аралашу бәйрәме узды

Бүген Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында “Аулак өй” форматында республика “Күрше” проекты кысаларында “Татарча фатирник” дип аталган музыкаль кичә үтте. Чара “Гаилә” илкүләм проекты кысаларында узды.

Биредә чараны оештыручылар мәдәни традицияләрнең яңа буыннарга ничек якын һәм аңлаешлы булуын күрсәтергә тырыштылар. Биредә татар кунакчыллыгы һәм ишегалды очрашуларының җылы атмосферасы чагылды. һәркем анда үзен зур һәм дустанә бергәлекнең бер өлеше итеп тойды.

 

Җырладык та, чәй дә эчтек

Ике сәгать дәвамында монда  музыка тыңлап  гаилә, дуслар һәм күршеләр даирәсендә матур кия үткәрү мөмкинлеге тудырылды. Программада танылган татар һәм рус җырларын җанлы башкару, ә аннан соң бергәләп  караоке җырлау һәркемнең күңеленә хуш килде. Кайнар самовар чәе артында гапләшү тагын да якынайтты.  Янәшәдә өстәл уены зоналары эшләде: теләүчеләр шахмат һәм шашкада ярыштылар, ә балалар өчен яраткан ишегалды күңел ачу уеннары үткәрелде.

Шунысы мөһим «сәхнә - зал» дигән гадәти чик булмады, артистлар тамашачы белән иркен аралаштылар. Балалар мәйданчыклар арасында йөгерешеп йөрделәр, өлкәннәр, үзләренең ишегалларын һәм яшьлек бәйрәмнәрен искә төшереп, ашыкмый гына гәпләштеләр, ә яшьләр, кызыксынып, традицион уеннарны карады, аларга теләп кушылды.

Кызыклы чара узды
Кызыклы чара узды

Бердәм җылы атмосфера 

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Регина Камалова чарага җыелучыларга мөрәҗәгать итеп җылы теләкләр җиткерде.

 «Мондый вакыйгалар безнең бергәлекне саклап калырга һәм аны балаларга аңлаешлы һәм якын формада бирергә ярдәм итә. Монда артистлар һәм тамашачылар арасында дистанция юк - барысы бергә, зур гаиләдәге кебек. Һәм нәкъ менә шундый  атмосфера безне бер-беребезгә якынайта да», - диде ул.

Шул рәвешле, “Татарча фатирник” чарасы концерт кына түгел, ә чын күршелек һәм мәдәният бәйрәме булып китте, анда үткән һәм хәзерге заман очрашты, кешеләргә тере аралашу шатлыгын бүләк итте.


Нет комментариев