Чыбыклы авылында туып үсеп, бүгенге көндә Дүрт-Мунча авылында яшәүче кадерле туганыбыз Люзирә Бәдретдин кызы Гайфуллинага бүген, 5 сентябрьдә 55 яшь тулды
Аны күркәм гомер бәйрәме белән якыннары котлый.
Кадерлебез, сине чын күңелдән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Ачык йөзле, киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, сабыр һәм ипле син! Сиңа гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек, озын гомер, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге, бәрәкәтле тормыш телибез. Хезмәтеңнән тәм табып, моңлы җырларың, пешергән тәмле ризыкларың белән халкыбызны, бөтен туганнарны сөендереп, энебез белән парлы гомерләр юлдаш булсын үзеңә. Өч балаңның кадерле әнисе, оныкларыңның сөекле әбисе булып, Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрне күркәм яшәргә язсын.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.
Гомерләрең булсын бәхетле,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Җирдә булган бөтен игелекне
Бирсен Иләһ сиңа һәр көнне.
Изге теләкләр белән барлык туганнар исеменнән Ситдыйковлар гаиләсе.
Нет комментариев