Район башлыгының Белем көне белән тәбрикләү хаты
Яңалыклар

Район башлыгының Белем көне белән тәбрикләү хаты

Кадерле укучылар, студентлар, педагоглар һәм ата-аналар!

Сезне чын күңелдән яңа уку елы башлану – Белем көне белән котлыйм!

1 сентябрь – һәрберебез өчен үзенчәлекле бәйрәм. Мәктәп укучылары һәм студентлар өчен бу – яңа ачышлар, дуслык һәм белемгә омтылыш башлангычы көне. Педагоглар өчен үз тәҗрибәңне һәм зирәклегеңне яшь буынга тапшыру мөмкинлеге. Ата-аналар өчен балаларының уңышлары белән горурлану һәм аларның якты киләчәгенә өмет тоту чоры.

Мәгариф – җәмгыять үсешенең нигезе. Районыбыз укытучылары ел саен талантлы һәм максатчан укучылар тәрбияләп, югары профессионализмны исбатлыйлар. Эшкә бирелгәнлегегез, сабырлыгыгыз һәм һәр укучы турында кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Укучыларга һәм студентларга җиңел уку, яңа казанышлар һәм үз көчләренә ышаныч телим. Педагогларга нык сәламәтлек, илһам һәм рәхмәтле укучылар булсын. Әти-әниләргә балаларының уңышлары шатлыгын тоеп яшәү насыйп итсен. Бу уку елы якты ачышлар һәм мөһим казанышлар чоры булсын!

Разиф Кәримов, муниципаль район башлыгы.


Нет комментариев