Зәйнең 7нче мәктәбе яшь юл инспекторлары отряды әгъзалары һәр уку елы башын юл хәрәкәте иминлеге атналыгы белән башлап җибәрәләр
Быел да уку елының беренче атнасы профилактик чаралар циклы белән үтте.
Балаларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрүе мөһим
7нче мәктәпнең яшь юл инспекторлары һәр көн иртән мәктәп каршындагы юл аша беренче сыйныф укучыларына кагыйдәләрне төгәл үтәп юл аша чыгарга булыштылар. Шул ук вакытта беренчеләргә көн дә кирәкле юл кагыйдәләрен сеңдерделәр, өйгә кадәр куркынычсыз юл маршрутын кабатладылар. Бу эштә аларга Дәүләт автоинспекциясе, “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге белгечләре, педагоглар ярдәм итте.
“Балаларның юлда имин йөрүен тәэмин итү уку елы башында аеруча актуаль. Чөнки җәйге каникуллардан соң аларга профилактик аңлатулар, юл кагыйдәләрен искә төшерү бик кирәк. Без алга таба һәр мәктәпнең яшь юл инспекторлары отряды әгъзалары белән мондый атналыкларны үткәрәчәкбез”, - диде “Юл куркынычсызлыгы” фонды район бүлеге башлыгы Вадим Иванов.
Нет комментариев