Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең унберенчене тәмамлаучылары сынаулар тапшыра

Бүген илебездә унберенчене тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга кереште. Зәй районында имтихан тапшыру урыны шәһәрнең 6нчы мәктәбендә билгеләнгән.

Бүген Зәй районы мәктәпләре укучылары химия, рус әдәбияты, географиядән имтиханнар тапшыра. 
“Барлыгы 36 чыгарылыш сыйныф укучысы әлеге фәннәрдән имтиханнар бирүне сайлады. Аерып әйткәндә химиядән – 4, географиядән – 8, рус әдәбиятыннан -18 укучы имтихан тота. Барлык сыйныф бүлмәләре дә сынаулар өчен җиһазландырылган, имтиханнар тиешле тәртиптә үтә”, - диде район мәгариф идарәсе белгече Венера Әюпова.   
 

Александр Тимофеев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев