Белем көнендә Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә мәртәбәле кунаклар булды
Район башлыгы Разиф Кәримов белән бергәләп алар гимназиядәге заманча белем бирү өчен уңайлы шартлар белән танышты.
Гимназия якты тәэсирләр калдырды
Кунаклар ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле, “Таткультресурсцентр” учреждениесенең стратегик үсеш һәм икътисад буенча директор урынбасары Әнзия Закирова, “Татнефть” җәмгыятенең социаль программаларны озата бару үзәге җитәкчесе урынбасары Вячеслав Абакумов, Казан дәүләт мәдәният институты проректоры Эльвира Шәфигуллина, Чаллы сәнгать көллияте директоры Татьяна Спирчина иде. Алар гимназиядәге шартлар, укыту, тәрбия программаларын зур кызыксыну белән күзәтте.
Балалар кунакларга “Сәяр” театр төркеме эшчәнлеген дә тәкъдим иттеләр.
Нет комментариев