Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең “Күкчәчәк” балалар бакчасында методик берләшмә утырышы булды

28 мартта «Күкчәчәк» балалар бакчасы базасында өлкән тәрбиячеләрнең «Белем бирү процессына SТЕМ технологияләр кертү» дигән темага методик берләшмә утырышы булды.

Балалар бакчасы тәрбиячеләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

-Заманча мәктәпкәчә белем бирү бүген тәрбияче һөнәренә аерым таләпләр куя. Хәзерге заман педагогы практикада кызыклы идеяләр таба, иҗат итә һәм гамәлгә ашыра, белем бирү процессында төрле инновацион технологияләр кулланып, заманча мәктәпкәчә яшьтәге сабыйны үстерү, танып белү һәм тәрбияләү өчен сыйфатлы, уңайлы мохит булдыра ала торган новатор булырга тиеш, - ди методик берләшмә җитәкчесе Елена Галактионова.

Педагоглар өчен тематик мастер-класслар тәкъдим ителде. “Уймак кыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Ивановна “Йохокуб” технологиясен кулланып, абстракт фикерләү һәм конструкторлык күнекмәләрен үстерү” темасына мастер-класс үткәрде.

Семинарда катнашучылар мастер-классларның уңай якларын билгеләп үттеләр. Инновацион формаларны, чараларны һәм тәкъдим ителгән педагогик технологияләрне педагогларның гамәли эшчәнлегенә актив кертү мәктәпкәчә белем бирүнең заманча шартларына җавап бирүче сыйфатлы белем бирү мохите булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Профессиональ диалог тәрбиячеләрне яңа кызыклы биремнәр эзләргә этәрде.

Фотолар балалар бакчасыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев