Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйнең «Алтынчәч» бакчасында III төбәкара шигырь укучылар бәйгесе узды

Традиция буенча апрель аенда Зәйнең «Алтынчәч» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында «Бәхетле балачак» төбәк шигырь укучылар конкурсы үткәрелә.

 «Быел бәйге Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды һәм патриотик тәрбияне популярлаштыруга юнәлдерелде. Балалар татар телендә төрле авторларның туган ил, батырлык, дан турында шигырьләрен укыдылар», — ди «Алтынчәч» бакчасы мөдире Ләйлә Мостафина.

Балалар чыгышларына компетентлы жюри бәя бирде. Аның составы район мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Халидә Харисова, «Зәй офыклары» газетасының ветеран-хәбәрчесе, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты Николай Шамионов, «Зәй офыклары» газетасы ветеран журналисты, Татарстанның атказанган хезмәткәре Рәзимә Кашапова, район балаларга туган телне өйрәтү буенча тәрбиячеләр җитәкчесе Зоя Антонова, Татарстан халыклары ассамблеясенең райондагы вәкиллеге җитәкчесе Роза Гатауллиналардан торды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча 1-3нче урыннарны алучылар һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнде. Шулай ук жюри Гран-при иясен билгеләргә дә карар итте.

Гран-прига «Кояшкай» бакчасыннан Замирә Шәйхетдинова лаек булды.

5 — 6 яшьлек балалар арасында «Алтынчәч» тән Амира Хәйбуллина һәм «Тылсымлы әкият»тән Аяз Миңнеханов, 6 — 7 яшьлекләр арасында „Алтынчәч“ бакчасынан Данир Әхтәмҗанов беренче урынны алды. „Энҗе”дән Әминә Меньшикова һәм Түбән Каманың „Көнбагышкай“ бакчасыннан Камалия Анисимова — II, „Салават күпере“ бакчасыннан Айнур Шиһапов, „Күкчәчәк”тән Салават Гыйләҗев III урында.

 Бәйгедә катнашучыларның барысы да дипломнар белән бүләкләнде.

Фотолар „Алтынчәч“ балалар бакчасыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев