Белем көненә багышланган тантаналы линейка бүген, 1 сентябрьдә 4 нче мәктәптә күркәм юбилей чарасын да билгеләп узды
Быел бәйрәм үзенчәлекле булды – уку йорты үзенең 55 еллык юбилеен билгеләп үтә. Парта артына 461 укучы утырачак, шуларның 35е беренче сыйныф укучылары, алар өчен бүген беренче кыңгырау чыңлады. Тәүге кыңгырауны чыңлату хокукы унберенче сыйныф укучысы Артем Золотухинга һәм беренче сыйныф укучысы Агния Хрипуновага бирелде.
Тантанада бүләкләр тапшырылды
Мәктәпнең юбилее уңаеннан район башлыгы Разиф Кәримов 55 мең сумлык сертификат тапшырды, тантанада катнашучыларны шулай ук ТР Хөкүмәтеннән куратор Иван Гущин, Зәй шәһәре прокуроры Сергей Урванцев һәм мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова котлады. Мәктәпнең яңа директоры Лидия Яковлевна Кириллова укучыларны сәламләде һәм аларга яңа уку елында уңышлар теләде.
Бәйрәм җылы һәм тантаналы атмосферада узды. Бу көнне линейкада мәктәпнең экологик казанышларын да билгеләп үттеләр. Мәктәп узган уку елында «Татнефть» җәмгыяте оештырган конкурста иске автомобиль шиннарын җыю буенча икенче урынны һәм пластик җыю буенча өченче урынны алды, ә 2нче сыйныф укучысы Анна Лукина пластик җыю буенча шәхси зачетта икенче булды.
Нет комментариев