Зәйдән өч педагог-тәрбияче төбәк һөнәри бәйгесендә катнашты
Бу көннәрдә Минзәләдә «Ел тәрбиячесе −2025» Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы үтте. Анда Татарстанның 4 районыннан муниципаль турларда җиңү яулаган 12 педагог катнашты.
Минзәлә, Түбән Кама, Алабуга, Зәйдән булган педагог-тәрбиячеләр балалар белән эшләүдә креатив алымнарны, үз портфолияләрен тәкъдим иттеләр. Зәй данын бәйгедә «Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче ел тәрбиячесе» номинациясендә «Кояшкай» балалар бакчасыннан Фәридә Хәбибуллина, «Ел тәрбиячесе» номинациясендә «Уймак кыз» балалар бакчасыннан Ләйсән Зиатдинова, «Теремкәй» бакчасыннан Розалия Шивирева якладылар. Педагоглар өчесе дә район турында җиңүгә иреште.
Әлеге бәйгенең зона турлары дәвам итә. Алар арасыннан иң-иң тәрбияче-педагог дип табылган 20се «Ел тәрбиячесе», 10сы «Татар телендә белем һәм тәрбия бирүче ел тәрбиячесе» номинацияләрендә республика күләмендәге финалга сайлап алыначак.
фотолар мәгариф идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев