Зәйдә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча агитбригадалар булып чыгыш ясый
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча агитбригадалар булып чыгыш ясый

Зәйнең 6нчы мәктәбендә традицион төстә уздырылучы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча агитбригадалар конкурсы үтте.

Зәйнең 6нчы мәктәбендә традицион төстә уздырылучы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча агитбригадалар конкурсы үтте.
Әлеге чарада бишенче сыйныф параллельләрендә укучы һәр бала катнашты. Анда укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тагын бер кат искәртү белән беррәттән төрле юл ситуацияләре үрнәге буенча чыгышлар да ясыйлар. Әлеге әзерләнгән чыгышлар ата-аналар җыелышларында һәм балалар бакчаларында да күрсәтеләчәк.


Нет комментариев