Зәйдә талантлы укучы, талантлы укытучылар грантлар алды
Быел Ринат Фәрдиев исемендәге төп премиягә ике укучы лаек булды. Алар –2нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Кристина Соловьева һәм 6нчы мәктәпнең XI сыйныф укучысы Азалия Галимова. Әлеге талантлы балалар соңгы елларда фән бәйгеләрендә һәрвакыт призлы урыннар яулап килделәр.
Зәебездә талантларны зурлау, стимуллаштыру күркәм традициясе берничә дистә еллар дәвам итә. Элеккеге район башлыгы Ринат Фәрдиев идеясе белән старт алган Россия һәм республика күләмендә узучы фән олимпиадалары җиңүчеләре, призерларын тәбрикләп, район башлыгы грантларын тапшыру бу юлы “Энергетик” Мәдәният сараенда зур тамаша залында үтте. Чөнки бүләк алучы укучыларның саны 100гә җитте. Шулай ук аларны фән бәйгеләренә әзерләгән педагоглар, һәрдаим ярдәм итеп торучы әти-әниләр дә котлаулар алды.
Барлыгы 100 укучыга һәм аларның укытучыларына район башлыгы грантлары тапшырылды. Араларыннан өч укучы физик культурадан республика төбәк олимпиадасында җиңү яулап Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабында призерлар булуга ирештеләр. Алар – 4нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Руслана Алава, 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучылары Алина Минеева һәм Максим Комендантов.
Әлеге балалар барысы да 2025-2026нче уку елы сезонында Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау һәм республика төбәк этабында җиңүчеләр, призерлар булган укучылар.
“Без районыбызның якты киләчәге, “алтын баганасы” булган менә шушы яшь буын белән горурланабыз. Алар сафы арта барсын, дигән теләктә калабыз. Укучыларга тырышлыгы, педагогларга хезмәтләре, әти-әниләргә яхшы тәрбияләре өчен зур рәхмәт!”, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Игътибарыгызга грантлар алучыларның мәгариф идарәсеннән алынган исемлеген тәкъдим итәбез:









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев