Зәйдә совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узды
19 апрельдә Россиядә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан кылынган совет халкы геноциды корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелде.
2024 елда бу дата рәсми рәвештә Россиянең истәлекле көннәре календарена кертелде. Бу мөһим карар миллионлаган ватандашларыбыз кичергән фаҗига турында тарихи хәтерне саклауның әһәмиятен ассызыклый.
Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә балигъ булмаганнар өчен әлеге мөһим датага багышланган төркемле дәрес оештырылды. Балалар тарихның фаҗигале битләре - Ленинград блокадасы, Хатынь, Змиев чокырында һәм СССРның миллионлаган тыныч халкы һәлак булган башка урыннардагы җинаятьләр турында белделәр. СССР Югары Советы Президиумының 1943 елның 19 апрелендәге Указына аерым игътибар бирелде, ул беренче тапкыр рәсми рәвештә нацистларның җинаятьләрен совет халкы геноциды дип таный һәм гаеплеләр өчен җәза чараларын билгели.
Дәрес барышында балалар тарихи фактлар белән танышып кына калмадылар, ә ни өчен сугыш корбаннарын истә тоту, тарихи дөреслекне саклау һәм тарихны фальсификацияләү омтылышларына каршы тору мөһим икәнлеге турында фикер алыштылар. Очрашу диалог форматында узды, анда һәркем сораулар бирә һәм үз фикерләре белән уртаклаша алды.
Фотолар үзәктән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев