Зәйдә сабыйлар политехник көллияткә килеп эретеп ябыштыручылар битлекләрен киеп карадылар һәм печеньелардан авыз иттеләр
Студентлар янына кунакка «Урман әкияте» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды.
Зәй политехника көллиятендә гадәти булмаган профориентацион очрашу узды. Бу юлы «Урман әкияте»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен уку йортында «Ачык ишекләр көне» үтте. Нәни балалар һөнәрләр дөньясы буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар.
Экскурсия иң кайнар цех – эретеп ябыштыручылар остаханәсеннән башланды. Нәниләр, осталар кул астында металл детальләренең монолит конструкцияләргә әверелүен күзәттеләр. Иң югары ноктасы саклагыч битлекләрне киеп карау булды: балалар үзләрен чын герой-эретеп ябыштыручылар итеп хис итә алдылар.
Программаның чираттагы пункты авыл хуҗалыгы өлкәсендә белгечләр әзерли торган остаханә булды. Анда балаларга бүгенге көндә уңыш үстерергә ярдәм итә торган заманча техниканы күрсәттеләр.
– Хезмәт дөньясы белән кечкенәдән танышу билгеле бер өлкәдә кызыксынулар һәм талантлар үсешенә ярдәм итә, шулай ук һөнәрләр турында күзаллау бирә, – дип уртаклашты производствода белем бирү остасы Вера Берданова.
Визитның иң "тәмле" этабы пешекчеләр һәм кондитерлар остаханәсе булды. Яшь кунаклар, сихерләнеп, көллият студентларының камыр болгатуларын һәм аннан печенье өчен фигуралар ясауларын күзәттеләр. Финалда һәр кечкенә кунакны күңелле сюрприз көтә иде – яңа гына пешкән хуш исле печеньеларны татып карау.
Белгечлекләр дөньясына сәяхәт танып белү генә түгел, бик эмоциональ килеп чыкты. «Урман әкияте» ндә тәрбияләнүчеләр балалар бакчасына яңа тәэсирләр һәм киләчәк карьера турында беренче хыяллар белән кайттылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев