Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә сабыйлар “Аҗаган” уенында сыналды

Бүген Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында шәһәр балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр “Аҗаган” уенына җыелды. Һәр елны аны шәһәрнең “Энҗе” балалар бакчасы майның икенче яртысында балаларның җәйге чорда иминлек кагыйдәләрен искә төшерүен күздә тотып оештыра.

Быелгы “Аҗаган” уенында 12 балалар бакчасы командасы биш төрле бәйгедә сыналдылар. Анда “Такси” бәйгесендә самокатларда урамда дөрес йөрү кагыйдәсе күздә тотылды, “Минеры и саперы” өлешендә куркыныч булу ихтималы булган төргәкләрдән читтә булу күнегүләре барланды, “Связисты” бәйгесендә балаларның төрле ситуацияләрдә өлкәннәргә куркыныч килеп чыгуы турында җитез хәбәр итүләре, “Змейка”да өлгерлек, “”Подбей танк” та төз ату сыналды. 


- Без инде унберенче ел рәттән шәһәр балалар бакчалары командалары арасында “Аҗаган” уенын оештырабыз. Ул балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәртү, җитез булу, актив, сәламәт яшәүне пропогандалауны күздә тота. Һәр команда уеннарны көтеп ала, алдан яхшылап әзерләнә. Быел бәйгедә “Алтынчәч”, “Каенкай”, “Зәңгәр чәчәк”, “Кыңгырау чәчәк”, “Урман әкияте”, “Миләшкәй”, “Якты коңгыз”, “Кояшкай”, “Теремкәй”, “Шатлык”, “Энҗе”, «Салават къпере»  балалар бакчалары командалары катнашты, - диде “Энҗе” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Резедә Данилова.


Уеннар башланыр алдыннан “Юл куркынычсызлыгы” фондының район бүлеге башлыгы Вадим Иванов балалар каршында җәйге чорда юлларда имин йөрүнең мөһимлеге турында сөйләде. Ул балалардан велосипедларда, самокатларда йөргәндә, юлны аркылы чыкканда нинди кагыйдәләр үтәргә кирәклеген дә сорады. Сабыйлар аңа һәр кагыйдәне бердәм төстә әйттеләр. 


“Җәйге чорда юлларда балалар иминлегенә контрольне аеруча көчәйтү кирәк. Чөнки бу вакытта балалар вакытларын урамда күп үткәрә, димәк, иминлекне икеләтә кайгырту мөһим. “Аҗаган” бәйгесендә дә әле тема “кызыл җеп” булып бара. Бала кешегә иминлек турында даими искәртү бик яхшы, бигрәк тә уеннар аша ул алар аңына яхшы сеңә”, - ди Вадим Иванов.


“Аҗаган” уены азагында һәр командага төрле номинациядә дипломнар тапшырылды. Чөнки бер бакча командасы бер төрле ярышта, икенчесе икенче төрле бәйгедә үзен яхшы күрсәтте. Бүләкләү аларга зур стимул булды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев