Зәйдә психолог укучылар белән стресска каршы тору турында сөйләште
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә психолог укучылар белән стресска каршы тору турында сөйләште

Район үзәк дәваханәсе клиник психологы Гелена Цымбал 2нче мәктәпнең X-XI сыйныф укучылары белән очрашу үткәрде.

Лекциянең темасы стрессларга һәм тормыштагы кыенлыкларга каршы көрәш иде.
Психолог стресс темасын физиология, анатомия нигезләреннән, схемаларда аңлатты.


— Укучыларны әлеге тема кызыксындыра. Аларның сораулары да күп булды. Очрашу барышында алар үзләренә кирәкле мәгълүмат, киңәшләр алгандыр дип ышанам. Укучыларга, укытучыларга, очрашуны оештыручыларга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт, — ди Гелена Цымбал.


Фото район үзәк дәваханәсеннән.


Нет комментариев