Бүген 1 сентябрь – Белем көне Зәйнең политехник көллияте өчен дә дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды
Студентларны җитәкчеләр котлады
Һөнәри белем алырга килүчеләрне район башлыгы Разиф Кәримов һәм Татарстан Республикасы хөкүмәтеннән район кураторы Иван Гущин тәбрикләде.
- Белем көне уңаеннан иң изге теләкләрне кабул итегез, яңа уку елы котлы булсын. Бүгеннән безнең Зәебездә һөнәри белем юнәлешен 185 яшь кеше башлый. Тырышып белем алыгыз, чөнки һәр кешенең уңышлы тормыш юлы, һөнәри юнәлеш башында салынган ныклы нигезгә бәйле. Сез Зәй политехник көллиятен сайлап дөрес эшләдегез, биредә иң кирәкле һөнәрләргә өйрәтәләр. Ә укуны тәмамлагач сезне районыбыз предприятиеләрендә көтәләр. Көллияттә белем һәм тәрбия бирүче педагогларга, әти-әниләргә аерым рәхмәт белдерәм, монда туган илгә тугрылыклы патриотик рухлы яшьләр тәрбияләнә, - диде үз чыгышында Разиф Кәримов.
Иван Гущин ТР Рәисе котлауларын җиткерде. Ә көллият директоры Вәсилә Исрафилова бүген нинди составта уку йортына килдегез, тәмамлаганда да шушы сафта булыгыз, дип фатиха бирде.
Көллияттә 18 төрле белгечлек алу мөмкинлеге бар
Зәй политехник көллияте 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның күбесе өчен тарту үзәге булып тора. Көллиятнең 535 студенты 18 белгечлек буенча программаны уңышлы үзләштерергә планлаштыра. Быелның 1 сентябреннән көллияттә башлангыч мәктәп педагоглары төркеме, программалар эшләү, идарә итү һәм логистика эшчәнлеге операцияләре белгечлеге төркемнәре ачылды. Алга таба иң яхшы укучы студентлар белән максатчан укыту турында килешү төзү мөмкинлеге бар, аларга өстәмә стипендия һәм укуны тәмамлагач эш урыны билгеле була.
Көллият районның әйдәп баручы предприятиеләре белән хезмәттәшлек итә, студентлар уку чорында аларда практика үтә. Студентларга 77 педагог, оста белем бирә.
Нет комментариев