Зәйдә “Исток» җәйге мәйданчыгы каникулларны маҗарага әйләндерә
Һәр көнне Зәйнең Балалар иҗат йортында шәһәр мәктәпләре укучылары өчен бай программа уза.
Балалар иҗаты йортындагы “Исток” мәйданчыгына һәр иртә мәктәп яны лагерьларыннан балалар энергия, яңа танышулар һәм тәэсирләр алу өчен ашыгалар.
Монда алар уйныйлар, ярышалар һәм дөньяны танып беләләр. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәресләрендә балалар үзләрен Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары дип тә хис итә. Экология дәресләрендә - чын табигать сакчыларына әвереләләр. Ә патриотик очрашулар туган илнең үз шәһәренә һәм үз урамына мәхәббәттән башлануы турында уйланырга этәрә.
«Исток» ның төп сере шунда, монда иҗади конкурслар эстафеталар белән, ә интеллектуаль викториналар хәрәкәтчән уеннар белән алышына. Балалар аралаша, бәхәсләшә, бер-берсе өчен җан аталар һәм хәтта яңа н талантларын ачалар.
Бу атнада биредә татар гимназиясе укучылары булды. Педагоглар гадәти көнне чын «Нептун патшалыгы»на әйләндерделәр. Су һәм күңел ачу бәйрәме барысын да яулап алды. Укучылар, хәйләкәр биремнәрне үтәп, станцияләр буйлап йөрделәр. Кемдер җитезлек, кемдер стандарт булмаган фикерләү сәләте күрсәтте.
Ә киләсе атнада “Исток" яңа кунаклар көтә. 19 июньдә балалар иҗаты йортына шәһәрнең 2нче мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр килә. Аларны үз ачышлары, үз уеннары һәм, әлбәттә, уңай хис-кичерешләр көтә.
Фотолар Балалар иҗат йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев