Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә энергоклассларда яшүсмерләр зур кызыксыну белән белем ала

Зәй районында мәгариф өлкәсендә 2019 елдан алып 14 «Үсеш ноктасы» белем бирү үзәге булдырылды һәм алар уңышлы эшләп килә.

Алар төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча, фәнни һәм технологик юнәлештәге яңа белем бирү алымнарын кертүне тәэмин итә, төрле юнәлештәге профильле белем бирү гамәлгә ашырыла. Районда әлеге эш «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында алып барыла.

Шәһәрнең 4нче мәктәбендә мәсәлән, энергокласслар эшли, аның кысаларында укучылар электр техникасы һәм электр энергетикасы нигезләрен өйрәнәләр, физика буенча лаборатория җиһазлары белән практик эшләр башкаралар, индивидуаль һәм төркемле проектлар башкаралар, шәһәрнең әйдәп баручы предприятиеләрендә һәм югары белем бирү учреждениеләрендә булалар, энергетика үсешенең заманча юнәлешләре турында беләләр. Алар инде шәһәрнең ГРЭС предприятиесендә, «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы Түбән Кама электр челтәрләрендә булдылар, Казан дәүләт энергетика университетында ачык ишекләр көнендә катнаштылар.

«Яңа белем һәм компетенцияләргә ия булудан тыш, өйрәнелә торган объектларга чыгу шартларында эшләү һәм укыту яшүсмерләргә коммуникатив күнекмәләрне камилләштерергә, стресслы ситуацияләрдә креативлыкны, стратегик һәм пространстволы фикерләүне, психологик тотрыклылыкны үстерергә мөмкинлек бирә», — ди ГРЭСның энергокласслар белән эшләүдә җаваплы белгече Светлана Кубышкина. 

Ата-аналар сүзләренә караганда, балалар энергокласста дәресләргә бик теләп йөриләр. Булачак инженерларыбыз инде бүген үк электр энергетикасын заманча җитештерү технологияләрен үзләштерә һәм уңышлы һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле һөнәри күнекмәләр алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев