Зәйдә Бөтенроссия фән олимпиадасы призерларын һәм аларның педагогларын тәбрикләделәр
Бүген Зәйдә 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә, район мәгариф тармагында яшь буын белән нәтиҗәле эшләүгә хезмәт юлларын багышлаган ирле-хатынлы укытучылар Регина һәм Юрий Красновларга һәм аларның шәкертләренә район мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова тантаналы төстә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәт хатларын тапшырды.
Регина Рафисовна белән Юрий Васильевич берсе 7нче, икенчесе 4нче мәктәптә физик культура укыталар. Педагоглар нәтиҗәле тандем булып Зәй шәһәре мәктәпләре укучыларын Бөтенроссия фән олимпиадасында катнашырга актив әзерлиләр. Инде берничә ел дәвамында алар әзерләгән укучылар физкультура буенча Бөтенроссия фән олимпиадасының республика этабында җиңүләр яулап, илкүләм йомгаклау өлешендә дә югары нәтиҗәләргә ирешәләр.
2025-2026 уку елында да алар әзерләгән өч укучы Бөтенроссия фән олимпиадасының йомгаклау этабы призерлары булдылар. Алар - 4нче мәктәпнең XI сыйныф укучысы Руслана Алава, 6нчы мәктәпнең X сыйныф укучылары Алина Минеева һәм Максим Комендантов.
- Балаларның искиткеч уңышлары сөендерә. Алга таба да үз юлыгызны дөрес сайлап, уңышларга бай киләчәк көтсен үзегезне. Ә берничә ел рәттән Бөтенроссия фән олимпиадаларының йомгаклау этабы җиңүчеләрен, призерларын әзерләүче педагогларга рәхмәттән башка сүз юк, - диде Миләүшә Камилевна аларга Рәхмәт хатларын тапшырганда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев