Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә беренче БДИларны 47 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшыра

Бүген унберенчене тәмамлаучылар өчен Бердәм Дәүләт имтиханнары башланды. Иң беренче чыгыралыш укучылары химия, әдәбият һәм тарих фәннәреннән имтихан тапшыра. Бүген җитди имтиханнарны бирү Зәйнең 6нчы мәктәбендә дә бара.

Зәй районында 8 унберенчене тәмамлаучы – әдәбияттан, 14е- тарихтан, 25е – химиядән тапшыра. 
Тарих һәм әдәбияттан имтиханны уңышлы тапшыру өчен минимум 32, ә химиядән 36 балл җыярга кирәк.
Химиядән имтихан биреме ике өлештән – 34 биремнән тора. Биремнәрне үтәү өчен 3 сәгать 30 минут вакыт билгеләнгән. Әдәбияттан имтихан биреме ике өлештән тора һәм 11 биремне үз эченә ала. Аны үтәү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә. Тарих фәненнән имтихан биреме ике өлештән һәм 21 биремнән гыйбәрәт. Барлык биремнәрне үтәү өчен 3 сәгать 30 минут вакыт каралган.
Киләсе имтихан рус теленнән булачак. Ул 4 июньдә узачак. База һәм профиль дәрәҗәдәге математикадан имтиханнар 8 июньгә билгеләнгән. 11 июньгә җәмгыять белеме һәм физикадан сынаулар планлаштырылган.
15 июньдә чыгарылыш сыйныф укучылары биология, география һәм чит телләрдән имтиханның язма өлешен тапшырачак. Чит телләрдән имтиханның телдән тапшырыла торган өлеше һәм информатикадан сынау 18 һәм 19 июньдә узачак.
22 июньнән 25 июньгә кадәр барлык фәннәрдән имтиханнарны тапшыру өчен резерв көннәр каралган. Моннан тыш, 8 һәм 9 июльдә чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре сайлаган бер фәннән имтиханны яңадан тапшыра алачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев