Заинск-информ 16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә Балалар китабы атналыгына багышланган чара үтте

Инде 83 ел мартның соңгы җиде көне безнең илдә балалар китабы атналыгына багышлана. Бу уңайдан Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар белән кызыклы чара уздырды.

Әлеге атналык инициативасы балалар язучысы Лев Кассильныкы. Бу вакыйганың үзенең уникаль тарихы һәм хәтта туган көне дә бар. 1943 елның мартында, Бөек Ватан сугышы вакытында, Мәскәүдә беренче тапкыр балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бу көнне балалар белән очрашуга танылган язучылар: Корней Чуковский, Самуил Маршак, Лев Кассиль, Сергей Михалков килә. Алар әтиләре һәм абыйлары сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан яшь тыңлаучыларга китапларның ничек тууы турында сөйлиләр. Шуннан бирле бу көн аерым билгеләп үтелә, ә соңрак балалар китабы атнасы булып, ел саен язгы каникул көннәрендә үткәрелә.


Аның кысаларынңда Россия китапханәләрендә язучылар белән очрашулар, викториналар, уеннар һәм конкурслар уза. Зәйнең Сөббух Рәфыйков исемендәге үзәк китапханә хезмәткәрләре дә бу чарада катнаштылар. 31 март көнне алар 7нче мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Могҗизалар китаптан башлана» дигән әдәби-уен программасы оештырдылар. Башта балаларга китапханә буйлап экскурсия уздырдылар, «2026 ел юбилярлар әсәрләре» күргәзмәләре, шагыйрьләр Габдулла Тукай һәм Муса Җәлилгә багышланган юбилей инсталляцияләре белән таныштырдылар.

“Аннары балалар викторина сорауларына энтузиазм белән җавап бирделәр, «Әкият героен табарсың» уенында үзләренең яраткан әкият геройларын искә алдылар, «Кот в сапогах» эстафетасында катнаштылар. «Шалкан» әкиятендә үз рольләрен ышанычлы һәм артистларча уйнап, үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Полина Савельева һәм Кристина Садовникова Пушкинның “У лукоморья”, Ева Танчук Муса Җәлилнең “Осужденный” шигырен, ә Раян Әшрәпов “Калинка" җырын башкарды. Балалар китабы атналыгының бу көне күңелле һәм файдалы  узды, балаларны китаплар һәм әдәби геройлар белән яңа очрашуларга рухландырды”, - ди китапханәче Зөлфия Гыйльманова.

фотолар китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев