Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Мәгариф һәм тәрбия

Зәйдә “Җәйге фән көннәре” үзенчәлекле чарасы узды

Зәйнең мәктәп укучыларының кече фәннәр академиясендә яшь мультипликаторлар рус халык әкиятләрен җанландырды.

Зәйнең кече фәннәр академиясендә "Җәйге фән көннәре" проекты кысаларында танып белү чаралары сериясе тәмамланды. Бер ай дәвамында шәһәрнең мәктәп яны лагерьларында тәрбияләнүчеләр кызыклы фәнни экспериментларда, спорт эстафеталарында һәм иҗади мастер-классларда катнаштылар.
Программаның иң истә кала торган  вакыйгаларының берсе - мультфильмнар ясау буенча мастер-класс булды, анда татар гимназиясенең мәктәп яны лагереннан балалар катнашты. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә яшь зәйлеләр анимация сәнгатенең нигезләре белән таныштылар: сценарий эшләүдән алып кадрлар  төшерүгә һәм тавышландыруга, монтажлауга кадәр өйрәнделәр.
Берничә иҗади төркемгә бүленеп, балалар рус халык әкиятләре мотивлары буенча кыска метражлы анимацион мультфильмнар  төшерделәр. Алар “Колобок”, “Курочка Ряба”, “Репка” һәм “Кот, Петух и Лиса" фильмнары булды.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, “Җәйге фән көннәре" балаларга төгәл һәм табигый фәннәр өлкәсендә күзаллауларны киңәйтергә генә түгел, ә укуны уен һәм иҗат белән берләштереп, креатив фикерләүне үстерергә дә ярдәм итте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев